Баулы «Шатлык» тернәкләндерү үзәге «РИТЭК» компаниясе грантына ия булды

2019 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

Баулының «Шатлык» физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге «Лукойл» ГАҖ социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында җиңүчеләрнең берсе булды.

Конкурска нәтиҗә Казанда «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында ясалды.

«РИТЭК» ҖЧҖ («Лукойл» ГАҖнең бүлендек предприятиесе) март аенда Х социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы башлануын игълан итте. Гаризалар өч номинация буенча кабул ителде: "Экология", "Рухият һәм мәдәният " һәм "Спорт".

«Шатлык» тернәкләндерү үзәге «Рухият һәм мәдәният» номинациясендә "Музыкаль төймә" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен музыкаль-театральләштерелгән эшчәнлек" проекты белән җиңү яулады. 

Белешмә: 2019 елда конкурс комиссиясенә 766 гариза кергән, 153 проект җиңүче дип табылган, грант фонды 25 млн. сум тәшкил иткән.

Фәридә Зыярова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International