27 сентябрьдә сәгать 10да, Өлкәннәр көненә багышлап, машина йөртү осталыгы республика конкурсының район этабы үткәреләчәк.
ЮХИДИ бүлекчәсе мәгълүматларына караганда, конкурста "В" категорияле машина йөртү таныклыгы булган 60 яше тулган ир-атлар һәм 55 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк хатын-кызлар катнаша ала. Катнашу өчен гаризалар ЮХИДИ бүлегендә кабул ителә. Тулырак мәгълүматны 5-57-22 телефоны буенча белергә була.