Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Яңгыр, юеш кар явуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан, секундына 5-10 метр, көндез урыны белән 13 метрга кадәр. Минималь температура төнлә +2..-3, һаваның максималь температурасы көндез +4º..+9º. Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык булырга мөмкин.