Яшь баулылар татар әкиятләре буенча төшерелгән "Су анасы" фильмын карадылар

2019 елның 24 сентябре, сишәмбе

"Татарстан киносы атнасы" кысаларында республика шәһәрләрендә Татарстан кинематографистларының тамашачылар белән иҗади очрашулары уза. Кичә, 23 сентябрь көнне, М.Җәлил исемендәге мәдәният йортында баулылар Каюм Насыйри һәм Габдулла Тукай әсәрләре буенча төшерелгән «Су анасы» фильмын төшерүчеләр белән очрашты.

Фильм кино фонды катнашында һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән төшерелде.

Баулыда Россия кинематографистлар берлеге әгъзасы, Казан дәүләт мәдәният институтының кино сәнгате кафедрасы мөдире, режиссер, сценарий язучы, композитор Алексей Барыкин, фильмның продюсеры - Олег Суров булып китте.

Фильмны караганнан соң, тамашачылар – шәһәр мәктәпләре укучылары – фильм төшерүчеләргә үз сорауларын бирә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International