Яңа фельдшер-акушерлык пункты тиздән Алексеевка авылында да эшли башлаячак. Объект төзелеше тулы куәтенә бара. Бу хакта bavly-tat.ru сайты хәбәр итә.
Бүген Алексеевкада 470 кеше яши, шуларның 120се - пенсионер, 39ы - физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр.
Алексеевка авылында фельдшер-акушерлык пункты тиз төзелә торган йортлар технологиясе буенча төзелә. Модульле фельдшер-акушерлык пунктында пациентларны кабул итү өчен барлык шартлар да тудырылачак.
Удмурт Ташлысы авыл җирлеге башлыгы Николай Дегтярев сүзләренә караганда, фундамент төзү эшләре тулысынча төгәлләнгән, стеналар күтәрелгән инде. Хәзерге вакытта эшчеләр түбә ябуга күчкәннәр. Бинага су кертелгән, канализациянең тышкы һәм эчке челтәрләре сузылган. Якын арада төзүчеләр бинаны тышлау һәм территорияне төзекләндерү эшләренә керешәчәкләр. Барлык эшләр дә сыйфатлы һәм вакытында башкарылачак.
фото: Индира Сәйфуллина