Баулылар, "Кече Ватаным традицияләре" акциясенә кушылыгыз һәм приз отыгыз!

2019 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, «Татарстан Республикасы Иҗади яшьләр академиясе» региональ иҗтимагый оешмасы белән берлектә, «Минем кече Ватаным традициясе» дигән акция уздыра.

Чара кысаларында Instagram социаль челтәрендә марафон башланды. Акциядә катнашу өчен, 22 сентябрьгә кадәр, үз муниципаль районнарында нинди традицияләр һәм гореф-гадәтләр барлыгын язып, фото бастырырга кирәк.

Иң яхшы постларның авторларына истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International