Баулы районына Татарстанның монополиягә каршы хезмәт җитәкчесе урынбасары киләчәк

2019 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе җитәкчесе урынбасары Сергей Павлов районга 7 октябрендә киләчәк.

Традиция буенча район җитәкчелеге белән эшлекле очрашулар, мәктәптә ачык дәрес, гражданнарны кабул итү булачак. Монополиягә каршы органның гражданнарны кабул итүе Баулы шәһәре, Куйбышев урамы, 20 нче йорт адресы буенча урнашкан район хакимияте бинасында оештырылачак. Кабул итү сәгать 9да башлана.

Визит кысаларында Сергей Павлов ММЧ вәкилләренең сорауларына җавап бирәчәк. Аккредитация мәсьәләләре буенча Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе матбугат хезмәтенә 8 (843) 236-20-61 телефоны буенча (элемтә өчен: О. А. Ефимова), to16_43@fas.gov.ru электрон почтасы аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International