100 көн күнегүләр, дөрес туклану һәм актив тормыш рәвеше - SOTKA проекты 23 сентябрьдә программа старт алуын игълан итте.
Һәркем сайтта бушлай теркәлеп, анкета тутырып, яхшы физик форманы формалаштыру буенча 100 көнлек программада катнашырга мөмкин.
100 көнлек воркаут ул - әле яңа гына тренировкалар башлаучылар яки озак тәнәфестән соң занятиеләргә әйләнеп кайтучылар өчен программа. Биология, химия һәм физика буенча мәктәп дәреслекләреннән башлап, чит ил фәнни журналларында иң яңа басылып чыккан басмалардан мәгълүмат туплап, проектны оештыручылар 100 көнлек белем бирү курс эшләгәннәр. Катнашучыларга бу белемнәрне кулланырга кирәк.
Программаның нигезен көндәлек инфо-постлар тәшкил итә, аларда кирәкле мәгълүмат һәм иң еш бирелә торган сорауларга җавап бирелә. Моңа өстәмә рәвештә катнашучылар төрле күнегүләр комплексларын башкара. Программаның үзенчәлеге - яше, физик әзерлек дәрәҗәсенә карамастан, һәр кеше аның буенча шөгыльләнә ала.
Тренировкаларны теләсә кайсы урында башкарырга була.
Барлык күнегүләр катнашучыларга электрон китап рәвешендә биреләчәк.
Теркәлү башланды инде. Үз мәгълүматыңны түбәндәге сайтта тутырырга мөмкин: http://100.workout.su