Россия пенсионерлар берлегенең Баулы районындагы өченче буын университеты “Компьютер грамоталылыгы” һәм “Пенсионер сәламәтлеге. Үз-үзеңә ярдәм нигезләре” факультетларына студентлар туплый. Укырга пенсия алды яшендәге кешеләр һәм пенсионерлар кабул ителә. Белем алу бушлай.