Яшь баулылар «Минем горурлыгым – Россия!» конкурсында катнаша алалар

2019 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

Конкурста катнашуга 11 яшьтән 18 яшькә кадәрле гомуми белем бирү һәм һөнәри белем бирү оешмалары укучылары чакырыла.

"Минем горурлыгым - Россия!" милли яшьләр патриотик конкурсында катнашуга гаризалар 2019 елның 27 октябренә кадәр кабул ителә, дип хәбәр итә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы.

Конкурс «Лес — национальное достояние», «Герои нашего времени», «Моя земля — Россия!», «Детство безОпасности», «Гагарин и Космос», «Люди, спасающие жизни», «Спортивная гордость России», «Люди труда», «Детство против коррупции!», «Многонациональная Россия», «Научные достижения России» и «Время отдыхать в России!» номинацияләре буенча үткәрелә.

Конкурс эшләрен тәкъдим итү формалары: "Фотография", "Рәсем", "Видеоролик", "Социаль плакат", "Инша", "Әдәби иҗат", "Журналистика".

Җиңүчеләрне «Орленок», «Океан», «Смена» бөтенроссия балалар үзәкләренә, «Артек» халыкара балалар үзәгенә һәм «Сириус»белем бирү үзәгенә юлламалар көтә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International