2019 елның 16-27 сентябрендә Баулы районында хайваннар котыру авыруын профилактикалау декадасы уза.
Котыру - хайваннар һәм кешеләргә үлем белән янаучы авыру, вирус авырган хайван тешләгәндә яки аның селәгәе тәнгә тигәндә күчә. Бу чирдән барлык төр хайваннар да зыян күрә. Йорт хайваннарыннан мөгезле эре терлек, эт, дуңгыз һәм атлар котыру авыруына аеруча нык дучар була. Бүгенге көндә бу авырудан дәва юк.
Авыл хуҗалыгы хайваннары арасында котыру авыруын таратуда төп рольне кыргый ерткыч хайваннар, шул исәптән кимерүчеләр уйный.
Котыру авыруыннан прививка ясау өчен вакцина бушлай бирелә. Бу көннәрдә ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре район авылларына баралар. Йортларны йөреп чыгып, вакциналаштыралар. Барлык терлекләргә дә вакцинация ясала.
Үз йорт хайваннарына прививка ясатырга теләүчеләр Баулы районы буенча Вахитов ур., 10 адресы буенча урнашкан дәүләт ветеринария берләшмәсенә мөрәҗәгать итә алалар. Эш көннәрендә 8.00дән 17.00гә кадәр, ял көннәрендә - 8.00 дән 15.00 гә кадәр. Белешмәләр өчен телефон: 5-77-23.
Иллюстрация: Google.ru