2 октябрьдә «Россия юристлары ассоциациясе» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлекчәсе Өлкәннәр көненә багышланган Бердәм түләүсез юридик ярдәм көне үткәрүне планлаштырыла.
Чара республика районнарында һәм шәһәрләрендә сәгать 8:00дән 15:30га кадәр тәнәфессез үтәчәк.
Баулыда кабул итү «Бердәм РОССИЯ» партиясе җирле бүлекчәсенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә узачак (Баулы шәһәре, Ленин ур., 13). Алдан язылу 8(986)927-50-59 телефоны буенча.
Бердәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көнендә дежур тору графигы
Пенсия фонды белгече Кәримова Розалия Рәсим кызы 8:00 -09:30
Суд приставы Евдокимова Валентина Владимировна 09:30-11:00
Нотариус Титова Оксана Петровна 11:00-12:30
"ТР БТИ" АҖ Баулы бүлекчәсе җитәкчесе
Янгалиева Гөлшат Шәмсулла кызы 12:30-14: 00
Адвокат Ильинов Игорь Борисович 14:00-15:30
Иллюстрация: Google.ru