Баулы районы Поповка авылында юлны ремонтлыйлар

2019 елның 18 сентябре, чәршәмбе

Авыл эчендәге 1,5 км юлны төзекләндерү планлаштырыла.

Юл полотносын Азнакай автомобиль юллары идарәсе төзекләндерә. Эш бер атна элек башланган. Чиркәүдән мәктәпкә кадәр яңа асфальт салыныр дип көтелә, бу 1506 метр тәшкил итә.

Поповка авыл җирлеге башлыгы Сергей Попов сүзләренә караганда, күптән көтелгән юлны төзекләндерү – авыл халкы өчен зур шатлык. Ремонт юл эшләре программасы кысаларында башкарыла.

http://bavly.tatarstan.ru/rus/video.htm/video/5665687.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International