Иртәгә, 19 сентябрьдә, Баулыда җылыту сезоны башлана. Беренче чиратта җылы шәһәр һәм авыллар мәктәпләренә һәм балалар бакчаларына биреләчәк. Торак йортларга һәм башка кулланучыларга - билгеләнгән тәртиптә.
Баулы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе тарафыннан тиешле карарга кул куелды.