Баулыда республика ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның «Балкыш-Сияние» республика фестивале район этабы узды. Анда 30га якын кеше катнашты.
Катнашучылар үзләренең талантларын төрле номинацияләрдә күрсәттеләр: фольклор, соло, вокаль ансамбльләр, нәфис сүз. Артистларның һәр чыгышы ихлас һәм эчкерсез булуы белән аерылып торды. Иң яхшылар Әлмәттә зона этабында чыгыш ясаячак.
Фото: социаль челтәрләр