ТР буенча Кадастр палатасы экспертлары ЕГРНга элемтә өчен мәгълүмат кертергә киңәш итә

2019 елның 17 сентябре, сишәмбе

16 сентябрьдә үз көченә кергән мөһим яңалыклар арасында кадастр инженерларының Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан (ЕГРН) мәгълүмат соратып алу хокукын раслау, шул исәптән күчемсез милек хуҗаларының почта һәм электрон адреслары турындагы мәгълүматны да.

Кертелә торган яңалыкның төп өстенлеге шунда: ул кадастр инженерлары тарафыннан чиктәш участокларның чикләрен килештерүне үткәрү турында гражданнарга хәбәр җибәргәндә адреслы хаталар ихтималын киметә.

Үз көченә кергән төзәтмәләр кадастр инженерларына чикләрне килештерү процедурасын үткәрү өчен кирәкле мәгълүматны алырга мөмкинлек бирә, бу исә күчемсез милекнең законлы хуҗаларының мәнфәгатьләрен тулысынча исәпкә алырга мөмкинлек бирә. Вакытында каршы элемтә барлык кызыксынучы затларның мәнфәгатьләрен исәпкә алырга, димәк, киләчәктә күршеләр арасында җир бәхәсләрен булдырмый калырга мөмкинлек бирәчәк.

Бердәм дәүләт реестрындагы элемтәләр булу милекчегә аның күчемсез милекенә кагылышлы чикләрне төгәлләштергәндә үткәрелә торган килешүләр турында вакытында хәбәр алу мөмкинлеге бирәчәк. Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы экспертлары гражданнарга бердәм дәүләт реестрында почта яисә электрон адрес өстәргә тәкъдим итә. Элемтә өчен мәгълүматны бердәм дәүләт реестрына кертү өчен тиешле гаризаны республиканың якындагы КФҮ офисында бирергә кирәк.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International