Баулы иреклеләре Көзге игелек атнасына йомгак ясадылар

2019 елның 17 сентябре, сишәмбе

Районның яшьләр иҗтимагый оешмалары җиде чара үткәргән, 150дән артык кешегә хезмәт күрсәтелгән.

"Без киләчәк яклы" хәрәкәте иреклеләре Баулы районында «Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы» республика акциясенә йомгак ясадылар, дип хәбәр итә "Баулы-информ".
Акциядә йөзгә якын кеше катнашкан.

«Яшьләр дөньясы» яшьләр үзәге җитәкчелеге яшь активистлар өчен Татарстанда Көзге игелек атнасы тәмамлануга багышланган кичә үткәргән, ә ирекле ярдәмчеләр җитәкчесе Илсаф Илгизәров иң  яхшыларына рәхмәт хатлары тапшырган.

Баулы районы яшьләр эшләре бүлеге белгечләре шулай ук акциядә катнашучыларның әти-әниләренә һәм педагогларына аларда актив гражданлык позициясе тәрбияләгән өчен рәхмәт белдергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International