Баулыда авыл яшьләре өчен ике көнлек һөнәри юнәлеш бирү мәктәбе узачак

2019 елның 17 сентябре, сишәмбе

26-27 сентябрьдә Баулы районы авыл җирлекләре эшче яшьләре өчен «АГРОПоколение» проекты кысаларында ике көнлек һөнәри юнәлеш бирү мәктәбе узачак.

Һөнәри юнәлеш бирүче мәктәп түбәндәгеләрне күздә тота:
- тәҗрибәле остазлар киңәшләре;
- Баулы районының алдынгы хуҗалыкларында мастер-класслар;
- борчыган сорауларга җаваплар;
- тәҗрибә уртаклашу;
- Бөгелмә актив яшьләреннән туристик күнекмәләр;
- учак янында аралашу;
-Баулының иң яхшы ди-джейларыннан күңел ачу-бию программасы.
Чараның тантаналы ачылышы 26 сентябрь көнне «Ватан» яшьләр клубында (Вахитов ур., 8) узачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International