Татарстанда дәүләт кадастр исәбенә куюның уртача вакыты соңгы өч елда уннан алты көнгә кадәр кимегән. Бу электрон сервисларны гамәлгә кертү һәм ведомствоара хезмәттәшлекнең төрле формаларын үстерү ярдәмендә мөмкин булды.
Кадастр исәбенә алу һәм хокукны теркәү өлкәсендә дәүләт хезмәтләрен алуны гадиләштерүгә юнәлдерелгән Электрон сервислар Дәүләт кадастр исәбенә күчемсез милекне кую вакытын сизелерлек киметергә мөмкинлек бирә. Шулай итеп, гариза Росреестр порталы аша бирелә булса, кадастр исәбенә куюу биш эш көне дәвамында башкарыла. Әгәр дә гариза КФҮ аша бирелсә, процедура җиде эш көне дәвамында уздырылачак.
Белешмә
Татарстанда, 2019 ел башына булган мәгълүматларга караганда, күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрында (ЕГРН) 4 миллионнан артык күчемсез милек объекты исәпкә алынган. Агымдагы елның 8 аенда 90 меңгә якын күчемсез милек объекты исәпкә куелган.