Ел саен Россиянең барлык төбәкләрендә «Чиста яр»бөтенроссия акциясе үткәрелә. Шушы көннәрдә аңа Поповка авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре дә кушылды.
Күптән түгел Поповка буасы яры өелгәннән соң, чираттагы экологик өмә үткәрү турында карар иткәннәр. Анда җирле мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре актив катнашкан. Поповка авыл җирлеге башлыгы Сергей Попов хәбәр иткәнчә, чистартылган ярларның озынлыгы 0,5 км, җыелган чүпнең күләме бер тоннага якын.