Гражданнарга психологик ярдәм күрсәтү көне узачак

2019 елның 11 сентябре, чәршәмбе

26 сентябрьдә Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) психологик ярдәм көне узачак. Әлеге чара кысаларында өлкәннәр һәм балалар конфиденциаль шартларда үзләрен кызыксындырган темаларга, шул исәптән балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләре, яшьтәшләре белән мөнәсәбәтләр, яшүсмерләр арасында конфликтлар, психологик пландагы башка мәсьәләләр (проблемалар) буенча профессиональ психологлар белән аралаша, киңәшләшә алачаклар.

 (843) 236-61-64 телефоны буенча алдан язылырга кирәк.        

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International