Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы ЕГРНнан бер миллионнан артык күчермә бирде

2019 елның 11 сентябре, чәршәмбе

Агымдагы елның 8 аенда Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрыннан (ЕГРН) мәгълүмат бирү турында 1,1 млн.нан артык сорауны эшкәрткән.

2019 елның гыйнварыннан алып августына кадәр Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы ЕГРНнан 1,1 млн.артык күчермә биргән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 35% ка күбрәк. Шунысы игътибарга лаек, шуларның 988 меңнән артыгы электрон рәвештә бирелгән.

Татарстанда яшәүчеләр, барыннан да элек, бердәм дәүләт реестрыннан төп характеристикалары һәм теркәлгән хокуклар турында өземтәләр соратып алган: мондый өземтәләр 300 меңгә якын татарстанлыга бирелгән, шулай ук  күчемсез милек объектларына аерым затның хокуклары турында күчермәләр популяр. Әлеге өземтәләр 242 меңнән артык тәшкил иткән.

Объектның кадастр бәясе турында күчермә дә актуаль. Агымдагы елның 8 аенда 98 меңгә якын шундый күчермә бирелгән. 2018 елга карата үсеш 22,3% тәшкил итте.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы күчемсез милек объектына хокукларны күчерү турында 23 меңгә якын выписка һәм территориянең 28 меңнән артык кадастр планын биргән.

«Бүгенге көндә ЕГРНнан өземтә -  күчемсез милеккә милек хокукын раслаучы бердәнбер документ. Ул күчемсез милек белән нинди дә булса юридик яктан әһәмиятле гамәлләр башкарганда, мәсәлән, сату-алу, бүләк итү, мирас килешүләрен рәсмиләштергәндә кирәк булырга мөмкин.  Күчемсез милек реестрыннан актуаль мәгълүматлар булу мондый хәлләрдә өстәмә гарантия булып тора»,- дип аңлата Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы директоры урынбасары Ләйсән Рәхмәтуллина.

Игътибарга
Күчемсез милек объектлары турында иң актуаль мәгълүматларны Татарстан Республикасының күп функцияле үзәгенең теләсә кайсы офисында, почта аша, Росреестр порталы һәм Федераль кадастр палатасы сайтыннан алынган өземтәгә заказ биреп, белергә мөмкин. Шулай ук ТР буенча Кадастр палатасы документларын күчмә кабул итү һәм курьердан алып кайту хезмәтеннән дә файдаланырга мөмкин. Күчмә кабул итү һәм курьер китереп җиткерү вакытында документларны кабул итү һәм алу урында ук башкарыла, димәк, хезмәт күрсәтү вакыты 1-2 эш көненә кадәр кыскара.

Федераль кадастр палатасы ЕГРНнан белешмәләр бирү буенча сервисны рәсми рәвештә эшләтеп җибәрде. Сервис мәгълүмат бирү вакытын берничә минутка кадәр киметергә мөмкинлек бирде. 

Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International