Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе Youtube каналында дәүләт граждан хезмәтен, шул исәптән Татарстан Росреестрында да, башкару турында видеоролик урнаштырды.
Видеороликны карап, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенә дәүләт хезмәтенә ничек керергә, ведомстводагы эшнең өстенлекләре, нинди таләпләрне үтәргә кирәклеген, шулай ук нинди юнәлештәге белгечләр кирәклеген белеп була.Видеороликны сылтама буенча карарга мөмкин https://www.youtube.com/watch?v=KfIkXPCZYS4
Инде хәбәр ителгәнчә, быел Татарстан Росреестры гражданнарга күчемсез милекне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча оператив мәгълүмат һәм консультация бирү өчен YouTube каналын эшләтеп җибәрде. Әлеге каналда иң актуаль темаларга интервьюлар куела, күчемсез милек өлкәсендә закон үзгәрешләре яктыртыла, шулай ук гражданнарга консультацияләр бирелә һ. б.
ММЧ өчен контактлар
Татарстан Росреестры матбугат хезмәте
+8 843 255 25 10