Баулының «Ангелы Благо» театр студиясе яңа актёрлар җыя

2019 елның 11 сентябре, чәршәмбе

Коллективта театрның тылсымлы мохитенә чумарга теләгән һәр кешегә шат булачаклар, дип хәбәр ителә Instagram социаль челтәрендәге студия битендә.

«Бу үзеңне иҗатта күрсәтү, сәхнәдә булу шатлыгын тою, дуслар һәм фикердәшләр табу һәм, әлбәттә, театр чараларында, спектакльләрдә катнашу мөмкинлеге», – дип яза театр студиясен оештыручылар.

Мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен актерлык осталыгы, сәхнә сөйләме, пластика буенча дәресләрне студия режиссеры Регина Гатина алып бара. Дәресләр бушлай.

Язылу өчен телефоннар: 89274580321, 89375923120

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International