Баулы эшмәкәрләре Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын алуга конкурста катнаша алалар

2019 елның 11 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең халык сәнгать һөнәрләре өлкәсендә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итүгә грантларын алуга конкурста катнашуга гаризалар кабул итү игълан ителде.

2019 елның 9 сентябреннән 1 октябренә кадәр Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында халык сәнгать һөнәрләре өлкәсендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итүгә Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын алуга конкурста катнашуга гаризалар кабул ителә (алга таба - конкурс).

Конкурс гаризалары түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан ш., Пушкин ур., 66/33 йорт, каб. 111, 113 (элемтә өчен җаваплы зат: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының инфраструктура үсеше һәм иҗат индустрияләре бүлегенең әйдәүче киңәшчесе - Инсапова Гүзәл Мансур кызы, (843) 264-75-14, g.insapova@tatar.ru).

Конкурсның максаты - осталарның һәм халык сәнгать һөнәрчелеге оешмаларының иҗади потенциалын гамәлгә ашыру өчен мөмкинлекләр тудыру, халык сәнгате кәсепләре эшләнмәләрен җитештерү өчен шартлар тудыру, Татарстан Республикасында халык сәнгать кәсепләрен торгызу, саклау һәм үстерү буенча иң яхшы проектларны гамәлгә ашыру өчен шартлар тудыру.

Конкурста катнашу өчен кече һәм урта эшкуарлык субъектлары, шул исәптән халык сәнгать һөнәрләре өлкәсендә эшчәнлек алып баручы физик затлар һәм шәхси эшкуарлар чакырыла.

Конкурсны үткәрү турында тулырак мәгълүмат, шулай ук документлар формаларын түбәндәге сылтама буенча карарга була: http://mincult.tatarstan.ru/rus/2019.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International