Марат Әхмәтов: республика кырларында уңыш 90% мәйданда җыелган

2019 елның 10 сентябре, сишәмбе

Татарстанда  агымдагы  урып-җыю эшләренең барышы  турында  бүген  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов сөйләде.    

Барлык  муниципаль  районнар  белән  видеоконференция режимындагы  киңәшмәне  Татарстан  Республикасы    Премьер-министры  Алексей Песошин үткәрде. 

Марат  Әхмәтов  хәбәр итүенчә,  республикада  иген  уңышы    90% мәйданда  җыелган.  Тагын  150 мең гектар мәйданны  җыясы  калган. Барлыгы  3,8 млн тонна ашлык  җыелган. Бер гектардан  уртача  уңыш   30 центнердан  артык  чыга.  Зәй (152 мең тонна), Нурлат (104 мең тонна), Апас  (84 мең тонна )һәм Кайбыч  (55 мең  тонна) муниципаль  районнары  урып-җыюны  төгәлләделәр.

Аннары  министр терлекчелек  өлкәсендә  8 айлык  җитештерү күрсәткечләре  турында  сөйләде.    915 мең  тоннадан  артык  сөит савылган, артым     4%  тәшкил  итә.    266 мең  тонна ит   җитештерелә  (узган  елга  караганда   5,5 мең тонна  күбрәк). Эре  дуңгызчылык  һәм  кошчылык  предприятиеләрендә җитештерүнең артуы  күзәтелә.  807 млн. йомырка алына, бу  узган  елга караганда    9%ка  күбрәк. Эре  мөгезле  терлекләр саны    721,5 мең баш  исәпләнә, шулардан  -  242,5 мең  баш сыерлар. 

Авыл  хуҗалыгы  оешмаларының 8 айдагы  акчалата  кереме    60 млрд. сумга  җитә, шулардан  46 млрд. сумы  – терлекчелектән (артым -  16%). Артым күбрәк сөтчелек  тармагында күзәтелә.  

Марат  Әхмәтов сүзләре буенча,  сөт  терлекчелегендә  киң  күләмле    модернизация  алып барыла,  югары  технлогияле  яңа    комплекслар  төзелә.   «Соңгы  өч елда   28 мең  баш  савым сыерына  исәпләнгән  26 заманча  сөтчелек  комплексы файдалануга  тапшырылды», - дип  сөйләде   министр.

Яңа  комплекслар  төзү  белән  бергә  искеләрен    модернизацияләү  буенча  да  эш алып  барыла.   2016 елдан  башлап 141 мең  башка исәпләнгән   900 сыер  абзарына    капиталь ремонт ясалган,    368 силос-сенаж траншеясы  төзелгән. Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы тарафыннан  2019-2020 елларга  эре  сөтчелек  комплексларын   төзү  буенча  перспектив  план төзелгән.  

Министр билгеләп  үткәнчә, 30% чыгымнарны  кире  кайтару  каралган  400 башка кадәрге  сөтчелек  фермаларын  төзү буенча яңа республика программасына   республиканың  күпчелек  авыл  хуҗалыгы  предприятиеләре актив  кушылды.     Якындагы  2  елда  17 мең  баш  сыерга  исәпләнгән     24 сөтчелек   комплексын  файдалануга  тапшыру  планлаштырыла.   Шулардан  агымдагы  елда  6,5 сыерга  16   объект төзелеп  тапшырылачак.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International