Баулы муниципаль районында VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау нәтиҗәләре билгеле булды. Иң күп тавышны – 75,42% – «Бердәм Россия» партиясе җыйды.
Икенче урында КПРФ — 13,02%, өченчедә ЛДПР – 3,71% тавыш.
«Россия пенсионерлар партиясе социаль гаделлек өчен» – 2,53%, «Россия коммунистлары» — 2,31%, «Гадел Россия» – 1,93%, ә «Үсеш партиясе» 1,09% тавыш җыйган.
Сайлауларда барлыгы 26849 райондашыбыз тавыш бирде, бу барлык сайлаучыларның 83,97%. Район авылларының уртача күрсәткече шәһәрнекеннән югарырак – 94,3% (Баулы шәһәрендә – 77,9%).
Бер мандатлы 33нче Көньяк-Көнчыгыш сайлау округы буенча иң күп тавышны «Бердәм Россия» партиясеннән тәкъдим ителгән Ирек Фәрит улы Салихов җыйды – 72,4%. Икенче урында – «КПРФ» кандидаты Азат Мөхәммәд улы Садыйков – 14%, үз-үзен кандидат итеп күрсәтүче Римма Марсель кызы Мөхәммәтшина 13,5% тавыш җыйган.