Баулылар республика һәм үз ишегаллары өчен тавыш бирә

2019 елның 8 сентябре, якшәмбе

8 сентябрьдә Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау белән бер үк вакытта Баулы шәһәрендә күпфатирлы йортларда яшәүчеләр арасында ишегалларын төзекләндерү буенча «Безнең ишегалды» дигән анкеталаштыру уза.

159 йорт буенча анкета бланкларын күпфатирлы йортларга хезмәт күрсәтүче оешмаларның хезмәткәрләре таратты, аларны баулыларга шәхсән таратырга тырышты. Ә өйдә булмаган кешеләр аны бүген сайлау участогында ала һәм шунда ук тутыра алды.

Күп кенә шәһәрлеләр сайлау участокларына алдан тутырылган анкеталар белән килдер һәм аларны һәр сайлау участогында урнаштырылган махсус урналарга салалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International