Бу атнада Кызылъяр авыл җирлегендә узган халык җыенының төп темасы 8 сентябрь көнне узачак сайлаулар булды. Шулай ук халык район җитәкчелегенә үз проблемаларын җиткерде.
Халык җыены күзгә-күз карашып, проблемаларны уртага салып сөйләшүгә әверелде.
Район башлыгы Рамил Гатиятуллин кызылъярлылардан үзләренең иң кискен проблемаларын әйтүләрен сорады һәм аларны үзе дә, җыенда катнашучы хезмәтләр вәкилләре дә исәпкә алачак дип ышандырды.
Авыл халкы тагын бер балалар мәйданчыгы (өченчесе) кирәклеге турында сөйләде. Алар шулай ук «Мехуборка» предприятиесенең барлык урамнардан да чүп-чарны җыймавына, юлларның начарлыгына, бөтен җирдә дә су кертелмәгәнлегенә зарланды.
Район башлыгы авыл халкының игътибарын бүгенге көндә күп кенә проблемаларны үзара салым республика программасы ярдәмендә хәл итеп булуына юнәлтте. Моның өчен якынча 200-300 сум тапшырырга кирәк. Рамил Гатиятуллин мисал итеп республиканың бер районын китерде, анда яшәүчеләр 1000әр сум җыя, ә баулылар кайчагында 200әр сумны да тапшырудан баш тарта, гәрчә һәр җыелган сумга республика хөкүмәте дүрт сум өстәсә дә.
– Безгә бергәләп тырышырга кирәк, шул чакта нәтиҗәсе булачак, – диде Рамил Гатиятуллин.
Автор: Вәдимә Хафизова