Баулыда сайлау алды кампаниясе кысаларында нефтьчеләр белән очрашу узды

2019 елның 6 сентябре, җомга

Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов сайлау алдыннан «Баулынефть» идарәсе хезмәт коллективы белән очраштылар.

Очрашу барышында Рамил Гатиятуллин соңгы вакытта безнең районда башкарылган эшләр, республикада, районда тормышка ашырылучы программалар турында кыскача сөйләде.

Алар ярдәмендә бүген Баулы районында ишегаллары төзекләндерелә, ФАПлар, мәдәният йортлары төзелә, мәктәпләр ремонтлана, яңа парклар барлыкка килә. Быел җәй республикада «Безнең ишегалды» масштаблы проекты старт алды, аның кысаларында Татарстанда берничә ел дәвамында 9300 ишегалды, шул исәптән Баулыда җиде ишегалды төзекләндереләчәк.

Безнең районда дүрт илкүләм проект тормышка ашырыла – «Мәгариф», «Мәдәният», «Демография», «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары». Илкүләм проектларның үтәлешен контрольдә тоту буенча эшче төркем булдырылган.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов үз чыгышында Баулы районында биш елда нинди эшләр башкарылуы турында сөйләде. Депутат 500гә якын язма һәм телдән мөрәҗәгатьне караган, 35 кабул итү үткәрелгән, алар барышында торак-коммуналь хуҗалык, субсидияләр алу, пенсияләргә ташламалар һ.б. мәсьәләләр буенча консультацияләр бирелгән.

Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортка, сукырлар җәмгыятенә, инвалидлар җәмгыятенә, десантчылар берлегенә, үзәк китапханәгә һәм районның үзәкләштерелгән китапханәләр системасына, балалар театр студиясенә кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтелде. Депутат билгеләп үткәнчә, физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга, күп балалы гаиләләргә адреслы ярдәм күрсәтелгән.

Бу вакыт эчендә депутат командасы тарафыннан бик күп чаралар үткәрелгән, шул исәптән хәйрия чаралары да. Мәсәлән, спортны үстерүгә зур игътибар бирелгән –  хоккей, милли көрәш турнирлары уздырылган. «Гаилә» балалар приютында, «Шатлык» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр, «Благо» әниләр җәмгыятендә дә игътибардан читтә калмый.

Очрашу ахырында район башлыгы Рамил Гатиятуллин 8 сентябрьдә узачак Татарстан Дәүләт Советына сайлау турында сөйләде.

Автор: Айгөл Идиятуллина

Автор фотосы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International