1 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр Татарстанда «куркынычсызлык каешы» оператив-профилактик чарасы үткәрелә.
«Куркынычсызлык каешы» чарасының төп максаты - юл хәрәкәтендә катнашучыларның административ хокук бозуларын булдырмау, шулай ук юл-транспорт һәлакәтләренең авыр нәтиҗәләрен киметү.
РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.1.2 пункты нигезендә, машина йөртүче транспорт чарасында куркынычсызлык каешларын эләктерергә тиеш һәм алар эләктермәгән пассажирларны йөртергә тиеш түгел.
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурилыгы турында искә төшерә һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларны бик игътибарлы һәм сак булырга чакыра.
Шулай итеп, транспорт куркынычсызлыгы үзәкләре тикшеренүләре буенча, каешны эләктерү юл-транспорт һәлакәтләрендә үлем яки травма алу ихтималын киметә: машина йөртүче һәм алгы утыргычтагы пассажир өчен – 50 процентка, арткы утыргычтагы пассажир өчен – 25 процентка. Машина әйләнгәндә исә, каптырылган каеш исән калу ихтималын биш тапкыр арттыра.
Иллюстрация: mir.karelia.ru