6-11нче сыйныф укучыларын онлайн-диагностика һәм профессиональ сынаулар көтә.
Сентябрь аеннан 6-11нче сыйныф укучылары «Киләчәккә билет» проекты кысаларында һөнәри юнәлеш алачак, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы.
«Быел үз эченә экскурсияләр һәм профессиональ сынауларны алган программалар 36 төбәктә генә эшләячәк. Калган барлык укучылар да һөнәри юнәлеш бирүче тестлар гына уза алачак», - диелә министрлык хәбәрендә.
Проект өч этаптан тора. Иң элек анда катнашучыларга онлайн-диагностика узарга кирәк, ул укучының һөнәр сайлауга әзерлек дәрәҗәсен, һөнәри кызыксынуларын һәм конкрет компетенцияләр турында белем дәрәҗәсен ачыкларга ярдәм итәчәк.
Икенче этапта укучыларны сайлап алынган һөнәри мохиткә практик чуму көтә. Катнашучылар үзләрен теге яки бу компетенциядә сынап карый һәм тәҗрибәле остазлар белән аралаша алачаклар.
«Тест үтү нәтиҗәләре, остазлардан алынган мәгълүмат проектта катнашучыларның шәхси кабинетларында теркәлә, портфолио формалаштыра. Аның нигезендә өченче этапта сайланган һөнәри компетенцияләр нигезендә индивидуаль уку планын төзү буенча тәкъдимнәр булдырыла», - диелә министрлык хәбәрендә.
Иллюстрация: murmansk.bezformata.com