Эш визиты белән Баулыда урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров булып китте.
“Баулы урман хуҗалыгы” хезмәткәрләре белән очрашу барышында Рәис Гомәров республика күләмендә урман хуҗалыгында алып барыла торган эш турында сөйләде. Министр урынбасары сүзләренә караганда, урман хуҗалыгына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов зур ярдәм күрсәтә. Урман хуҗалыгы министрлыгы «Экология» милли проекты кысаларында «Урманнарны саклау» федераль проектында катнаша. Бу проект буенча урман хуҗалыгы министрлыгына федераль бюджеттан 110 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Шул суммадан 35 миллион сум – урманнар мәйданын торгызуга, 2,8 миллион сум – урман орлыгы запасын формалаштыруга, 4,6 миллион сум – урман хуҗалыгы техникасы сатып алуга, калган акчаны урманнарны янгыннардан саклау техникасы сатып алуга юнәлдерү планлаштырыла.
Министр урынбасары, әлеге вакытта “Баулы урман хуҗалыгы” эшендә зур кыенлыклар юк, дип билгеләп үтте. Район җитәкчелеге ярдәме белән күп кенә проблемаларны хәл итеп булган. Бүгенге көндә урман хуҗалыгы тотрыклы эшли, бурычлары юк, җитештерү һәм дәүләт бурычларын үти.
– Быел янгыннар иң кискен проблемаларның берсе булып тора. Әмма быел безнең районда урман янгыннары очраклары ачыкланмады, - дип сөйләде «Баулы урманчылыгы» учреждениесе җитәкчесе Марат Бикбулатов. – Без урманнарны тикшереп торабыз. Безнең эштә төп юнәлешләрнең берсе булып урманнарны яңадан торгызу тора. Ел саен без 35 гектар урман утырттык, быелдан утырту күләме икеләтә артты – 67 гектар. Алдагы елларда йөз гектардан артык урман утыртырга планлаштырабыз.
Марат Бикбулатов сүзләренә караганда, республика урман хуҗалыклары рейтингында “Баулы урман хуҗалыгы” беренче унлыкка керә.
Ләйсән ГАЛИМОВА