Баулы мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре үз эшләренә йомгак ясадылар

2019 елның 28 августы, чәршәмбе

Баулыда мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе узды, анда узган уку елына йомгак ясалды һәм киләсе уку елына максатлар һәм бурычлар билгеләнде.

Конференция эшендә шулай ук Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә белем бирүне үстерү бүлеге җитәкчесе Роза Шәяхмәтова да катнашты.

Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты фойесында һәр белем бирү учреждениесе күргәзмә оештырды, педагоглар үз эшләрендәге өстенлекле юнәлешләр турында сөйләде.

Мәгариф бүлеге начальнигы Дарина Ганиева дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре турында сөйләде.

БДИ буенча 80 һәм аннан да күбрәк балл җыйган укучылар саны арткан. Бу 76 чыгарылыш сыйныф укучысы (2017-2018 уку елына караганда 12 кешегә күбрәк). Кызганычка каршы, районның 11 укучысы минималь чикне уза алмаган.  

Югары уку йортларына 117 Баулы укучысы (92,1 процент) кергән, шуларның 62се - бюджет нигезендә, бюджеттан тыш - 56 кеше. Педагогик юнәлешне барлыгы 16 укучы сайлаган.

Быел төп дәүләт имтиханын - 328 тугызынчы сыйныф укучысы тапшырган.

Конференциядә балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары белән һөнәри юнәлеш бирү эшчәнлеге, республика һәм Бөтенроссия олимпиадаларында катнашу турында да күп сөйләнелде. Бу яктан безнең район артта кала. Баулы районы Татарстан муниципаль берәмлекләре рейтингында 34нче урында тора. Район башлыгы укучыларны олимпиадаларга әзерләүгә җитди игътибар бирергә кушты.

Конференция ахырында безнең районның педагогик коллективларына кушылучы алты яшь белгечне хөрмәтләделәр.

"Баулы-информ"  материаллары буенча

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International