Республиканың иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган тантаналы кабул итүгә Баулыдан Виктор Августович һәм Надежда Алексеевна Лидер барды. Әлеге гаилә пары данлыклы нефтьчеләр династиясеннән. Аның «Татнефть» җәмгыятендәге гомуми хезмәт стажы 300 ел тәшкил итә.
Виктор Августович һәм Надежда Алексеевна гомер буе «Баулынефть» нефть-газ чыгару идарәсендә эшлиләр. Аларның балалары да нефтьчек профессиясен сайлаганнар. Олы уллары Алексей Уфа нефть институтын тәмамлаган, анда ул булачак хатыны Оксана белән танышкан. Бүген алар ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Урта улы Алексей һәм аның хатыны Анастасия Губкин исемендәге Мәскәү нефть университетын тәмамлаган. Игезәк кызлар тәрбиялиләр. Кызлары Анастасия Мәскәү дәүләт университетының геология факультетын тәмамлаган, бакалавр дәрәҗәсен алган һәм магистратурага укырга кергән.
Барлыгы кабул итү мәҗлесенә республиканың муниципаль районнарыннан һәм шәһәрләреннән 51 гаилә килде.
“Яхшы традиция бар - Казан Кремленә Республика Көне алдыннан иң яхшы, үрнәк булган гаиләләрне чакыру. Гаилә - дәүләт нигезе ул, һәм без гаиләләрдәге хшы гадәтләрне сакларга тиеш”, - диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, тантаналы мәҗлес Казанда WorldSkills һөнәри осталык буенча 45нче дөнья чемпионаты көннәрендә уза. “Һәрберегез - һөнәр остасы, - диде Татарстан Президенты. - Сез төрле өлкәләрдәге профессия осталары, сез - үрнәк алырлык кешеләр. Һәм, әлбәттә, шундый гаиләләр үрнәгендә без үсеп килүче буыннарны тәрбиялибез. Сезгә актив тормыш позициягез өчен рәхмәт әйтәсем килә. Балалар - безнең киләчәгебез, һәм без аларга ни салсак, нәрсәгә өйрәтсәк, - шул гасырларга кала. Барыгызны да якынлашып килүче Республика Көне белән котлыйм. Шулай очраша алуыбыз шатлыклы, ешрак очрашыйк!”.
Рөстәм Миңнеханов күп балалы аналарга шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт бүләге “Ана даны” медален тапшырды.