“Идел буеның төньягында (Түбән Новгород өлкәсе, Татарстан) төнлә 6-11, көндез 13-18 градус, яңгырлар булачак”, – диләр метеорологлар. Шул ук вакытта Идел буеның көньягында, Самара һәм Саратов өлкәләрендә, +23 градуска кадәр җылытачак.
Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, соңгы көннәрнең салкынча, әмма чагыштырмача коры һава торышы урынына 27 августтан башлап циклон Татарстанга яңгырлар алып киләчәк.