Урып-җыю кампаниясе башланыр алдыннан «Берлек», «Кырымсарай», «Миңнуллин» хуҗалыклары берәр комбайн алып кайтканнар. 20 августка булган мәгълүматларга караганда, бөртекле культуралар урып-җыю мәйданының 33 процентыннан суктырылган. 23,2 мең тонна ашлык суктырылган, уңыш гектарыннан 24,5 центнер тәшкил итә. Әлеге вакытта көзге культуралар, арпа һәм борчак урып-җыела, шушы көннәрдә сабан бодаен суктыруга керешәчәкләр. Көзге культураларны чәчү тулы куәтенә бара, быел киләсе ел уңышы өчен 8,1 мең гектар җир чәчеләчәк. Көзге культураларны чәчү планы 12 процентка үтәлгән.
Автор: Кадрия Гыймазова
Чыганак: "Баулы-информ"
Иллюстрация: https://pxhere.com