Илкүләм проект авылда мәдәниятне үстерә

2019 елның 21 августы, чәршәмбе

Мәгълүм булганча, капиталь ремонт башланганчы илкүләм проектларны тормышка ашыруны контрольдә тоту буенча эшче төркем катнашында җәмәгать тыңлаулары узды. Ремонт эшләре аның нәтиҗәләрен исәпкә алып үткәрелә. Әлеге илкүләм проектны тормышка ашыру авылда мәдәни тормыш үсешенә уңай шартлар тудырачак. “Мәдәни мохит” төбәк проектының үтәлешен контрольдә тоту өчен безнең районда махсус төркем булдырылды. Ул атна саен объектка бара һәм эшләрнең барышы белән таныша. Ремонтлана торган объектта без район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илнар Вәлиев белән очраштык. Ул башкарылган эшләр һәм берничә яңалык турында сөйләде.

– Тамашачылар залында асылмалы түшәм ясадык, яктырткычлар яңартылды, - дип сөйләде Илнар Вәлиев. – Мондый яңалыкны да эшләргә булдык – утыргычлар өчен подиум урнаштырдык. Берничә бүлмәдә, шул исәптән бию залында бик кызыклы асылмалы конструкцияле түшәм ясадылар.

Илнар Вәлиев сүзләренә караганда, район авыл клубларында андый түшәмнәр юк әле. Бүгенге көндә җылыту системасын алыштыру буенча эшләр тәмамланган, тәрәзәләр һәм түбәләр тулысынча алмаштырылган, янгын-сак сигнализациясе монтажланган, янгын гидрантлары һәм шкафлар урнаштырылган. Фасадны җылыту һәм тышлау эшләре тәмамланган диярлек. Ремонт эшләре график нигезендә алып барыла. Мәдәният учагы август ахырына ачылыр дип көтелә.

Авторы: Ләйсән Галимова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International