Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илнар Вәлиев сүзләренә караганда, әлеге юл участогын ремонтлауга алты миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән, 900 метрга якын юл ремонтланган.
– Ремонт эшләре, асфальт җәю стандартлар нигезендә башкарылды. Башта юлның өске катламын кисеп алдылар, ике катлам яңа асфальт җәйделәр, - дип сөйләде Илнар Вәлиев. – Хәзерге вакытта юл кырыйларын өеп бетерәләр.
Тулырак: http://bavly-tat.ru/news/tema-dnya