Потап-Томбарлыда юл ремонтланды

2019 елның 20 августы, сишәмбе

– Беренчедән, бу юлда балаларны йөртүче мәктәп автобусы йөри. Икенчедән, биредә чокыр-чакырлар күп иде, - дип уртаклашты Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илнар Вәлиев. – Шуңа күрә юлның бу участогын асфальтлау турында карар кабул ителде.

Бүгенге көндә яңа асфальт буенча автомобильләр җилдерә, җәяүлеләр йөри. Юл кырыйларын өеп бетерәсе генә калган.

Илнар Вәлиев сүзләренә караганда, шушы ук программа буенча районда юл фонды акчалары хисабына Новозареченск бистәсендә 900 метр юл асфальтланачак. Бүгенге көндә эш башланган, юлларга вак таш җәелгән, асфальт-бетон катнашмасы җәю көтелә.

Яңа уку елы башына асфальт җәюне төгәлләргә ниятлиләр.

Авторы: Ләйсән Галимова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International