Үзмәшгуль гражданнар өчен кайнар линия

2019 елның 20 августы, сишәмбе

«Тикшерелгән бизнес» («Проверенный бизнес») интернет-ресурс (http://provbiz.ru) экспертлары эшкуарларга һәм үзмәшгуль гражданнарга «һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын куллануга бәйле, шулай ук үзмәшгуль гражданнарны тикшерү мәсьәләләренә кагылышлы түләүсез консультацияләр күрсәтә, сорауларга оператив һәм грамоталы җавап бирәләр.

«Тикшерелгән бизнес» ресурсының түләүсез “кайнар линия” телефоны 8 800 222-37-22.

Яңа салым режимы Татарстан Республикасы территориясендә 2019 елның гыйнварыннан гамәлгә керде. Татарстан, Мәскәү, Мәскәү һәм Калуга өлкәләре белән беррәттән, һөнәри керемгә салымны сынаучы дүрт төбәкнең берсе итеп сайланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International