Телефон, компьютер яки планшет ватылса, нәрсә эшләргә?

2019 елның 20 августы, сишәмбе

Күпчелек гражданнар өчен телефоннар, компьютерлар, планшетлар көндәлек ярдәмче булып тора, алар сафтан чыкса, ике кулсыз калган кебек буласың.

Товар кинәт эшләми башласа нишләргә соң?

Башта, товарның яраклылык срогы яки гарантия срогы тәмамланганмы-юкмы икәнлеген карагыз (гарантия талонында).

Товарның гарантия срогы, шулай ук аның хезмәт итү срогы техник җайланма сатылган көннән исәпләнә. Товарны сату көнен билгеләп булмаса, бу срок товар җитештерелгәннән соң исәпләнә.

Гарантия срогы тәмамланмаган очракта, сез сатучыдан түбәндәгеләрне таләп итәргә хокуклы:

• шундый ук маркадагы товарга алыштыру;

• бәясен яңадан исәпләп, башка маркалы товарга алыштыру;

• сатып алу бәясен тиешенчә киметү;

* товарның җитешсезлекләрен кичекмәстән бетерү;

• товардагы җитешсезлекләрне бетерү өчен тотылган чыгымнарны каплау.

Әмма, техник яктан катлаулы түбәндәге товарларны сезгә гарантияле рәвештә алыштырырга тиешләр:

- сатып алганнан соң 15 көн эчендә җитешсезлекләр ачыкланса,

- җитди җитешсезлекләр яки зур чыгымнарсыз төзәтелә алмаган җитешсезлекләр ачыкланган очракта. Әгәр җитешсезлекләр берничә тапкыр ачыкланса, шул исәптән аларны бетергәннән соң да, товарны яңа товарга алыштырырга тиешләр.

Шул ук вакытта сез сатучының таләбе буенча сыйфатсыз товарны кире кайтарырга тиеш.

Ремонт чорында сезгә вакытлы кулланышка шундый ук сыйфатлы товар бирергә тиешләр (3  көн эчендә).

Дәгъвалы ситуацияләрдә (әгәр ватылу кем гаебе белән булуы аңлашылмаса яки товарның сыйфатсыз булу-булмавын ачыклау кыен булса), товарга экспертиза үткәрергә тәкъдим итәргә тиешләр.

Экспертиза бәяләмәсе белән килешмәсәгез, аның нәтиҗәләренә карата судка мөрәҗәгать итәргә була.

Ремонт чоры язма рәвештә билгеләнергә тиеш (45 көннән артык түгел).

Сатучы ватылган җайланманы ремонтлаудан яки аңа экспертиза үткәрүдән баш тартса, нишләргә соң?

Бу очракта претензия төзергә һәм аны сатучыга ике нөсхәдә тапшырырга кирәк. Дәгъвада товарны, фамилиягезне, исемегезне һәм әтиегез исемен, шулай ук адресыгызны яки телефон номерыгызны, товарны кайтарыру яки алыштыру теләге сәбәбен күрсәтегез.

Претензиягә чекның, товар квитанциясенең күчермәсен теркәргә кирәк.

Дәгъваның бер нөсхәсендә сатучының, яисә претензияне кабул иткән башка затның, Ф.И.О һәм вазыйфасын, шулай ук дәгъваны кабул итү датасын күрсәтеп, үз имзасын куюы мәслихәт. Ул экземплярны үзегезгә калдырасыз.

Сатучы претензияне кабул итүдән яки икенче нөсхәдә кабул итү турында тамга куюдан баш тартканда, претензияне уведомление белән почта аша җибәрергә киңәш итәбез, бу судка мөрәҗәгать иткән очракта претензия тәртибен үтәүне расларга мөмкинлек бирәчәк.

Сатучы акчаны сезгә кире кайтарудан, ремонт үткәрүдән яки сыйфатсыз товарны алмаштырудан баш тартса, сезгә дәгъва гаризасы белән судка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International