Россия Федерациясе Хөкүмәте, сатып алучылар мәнфәгатьләрендә, сөт, шулай ук сөтле продуктлар (алга таба – сөт продукциясе) сатучылар өчен дә сәүдә кагыйдәләрен үзгәртте, алар мондый продукцияне сату залында урнаштыру тәртибенә кагыла.
Яңа таләпләр Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең 33(1) пунктында билгеләнгән.
Сатып алучы сәүдә залында сөт майларын алмаштыручы майлар булмаган файдалы сөт продукциясен тиз сайлап ала алсын өчен, 2019 елның 1 июленнән сатучы түбәндәге таләпне үтәргә тиеш.
1. Сөт, сөтле продуктларны урнаштыру күрсәтелгән продуктларны башка азык-төлек продуктларыннан визуаль аерырга мөмкинлек бирүче ысул белән башкарылырга тиеш (мондый продукция өчен бүлеп бирелгән киштәләрдә, аерым суыту җайланмасында урнаштыру юлы белән). Табигый сөт продуктларын башка продукция белән катнаштырырга ярамый.
2. Сөт маен алыштыручы майларсыз продукция «Сөт маен алмаштыручы майсыз продуктлар» дигән мәгълүматлы урында урнаштырылырга тиеш.