Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең рәсми сайтында (rosreestr.tatarstan.ru) июль ае нәтиҗәләре буенча кадастр инженерлары рейтингы урнаштырылган.
Кадастр инженерлары рейтингы күчемсез милек объектларын кадастр исәбенә куйганда документлар әзерләү сыйфатына нигезләнгән. Кадастр исәбенә куюны туктату һәм аннан баш тарту проценты 35тән артык булса, кадастр инженеры “кызыл зонага” эләгә. Туктатып тору һәм баш тарту проценты 35тән ким, ләкин 18дән артык булса – “ак зонага”. Әгәр туктатулар һәм баш тартулар 18% тан кимрәк булса – “яшел зона”га.
Хәзерге вакытта, Татарстан Росреестры төзегән рейтинг күрсәткәнчә, кадастр инженерларының күбесе «яшел» (164) һәм «ак» зоналарда (110) эшли, “кызыл зона”га 49 кадастр инженеры кертелгән.
Бу мәгълүмат реклама түгел. Татарстан Росреестрының айлык рейтингы бары тик кадастр инженерлары эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хәбәр итүгә генә юнәлтелгән.
Игътибарга алыгыз
Конкрет кадастр инженерының эш сыйфатыннан канәгать булмаган заказчылар «Идел буе кадастр инженерлары Ассоциациясе» СРОга үз искәрмәләрен белдерә алалар (+7 (843) 291-05-10 тел. буенча).
ММЧ өчен контактлар
Татарстан Росреестры матбугат хезмәте
+8 843 255 25 10