Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы республика халкын үз YouTube-каналга язылырга чакыра

2019 елның 14 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы республика халкын Татарстанда инвестицион эшчәнлек турындагы YouTube-каналга язылырга чакыра. Моның өчен Yoututub видеохостингында «Investtatarstan» табарга һәм язылырга кирәк.

Каналга бер меңнән артык кеше язылу агентлыкка үз каналында турыдан-туры трансляцияләр алып бару мөмкинлеген бирәчәк, шул рәвешле гражданнар республиканың инвестицион өлкәсендәге вакыйгаларны күрә алачак. Хәзерге вакытта каналга 500 дән артык кеше язылган.

Ресурста агентлык үткәрә торган чаралардан эксклюзив видео урнаштырыла, мәсәлән: «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit» Халыкара икътисади саммиты, Татарстан Республикасының Инвесторлар клубы утырышы, дөньякүләм алдынгы конгресс-күргәзмәләр һәм башкалар. Видео берничә телдә, шул исәптән рус, инглиз, төрек, француз, алман, кытай, Япон, гарәп телләрендә дә ачык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International