«Татарстан 24» телеканалында күчемсез милеккә кагылышлы законнардагы мөһим үзгәрешләр турында туры эфир булачак

2019 елның 14 августы, чәршәмбе

15 август көнне 13.30 да “Татарстан 24” телеканалында туры эфирда Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы вәкилләре катнашында “Торак-коммуналь Советлар” программасы булачак. Сүз законнардагы мөһим үзгәрешләр, шул исәптән “дача амнистиясен” яңарту һәм 13 августта үз көченә кергән, күчемсез милекне электрон мошенниклардан саклауга юнәлдерелгән закон турында барачак.

Әлеге законнар буенча аңлатмаларны Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең физик затларны дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Галина Гончарова һәм Кадастр палатасы директоры урынбасары Ләйсән Рәхмәтуллина бирәчәкләр.

Һәр тамашачы үзен борчыган сорауны бирә алачак. Моның өчен (843) 511-99-66, 8-800-500-32-55 номерын гына җыярга кирәк.

Программаны 13:30дан 14:00 сәгатькә кадәр карагыз. Кабатлау 15:30 һәм 19:30да; шимбә көннәрендә – 18:30; якшәмбе көннәрендә - 13:30.

Теле - һәм радиоэфирларның язмалары белән Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең рәсми сайтында (rosreestr.tatarstan.ru, “Матбугат хезмәте” бүлегендә, «ВК» социаль төркемендә (vk.com/rosreestr16), шулай ук youtube хостингы "Росреестр" каналында танышырга мөмкин.

ММЧ өчен контактлар

Татарстан Росреестры матбугат хезмәте

+8 843 255 25 10

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International