Татарстан Росреестры, гражданнардан үз күчемсез милек объектлары белән алар катнашыннан башка сату-алу эшләрен тыю турында мөрәҗәгатьләр арту сәбәпле, тиешле гаризалар бирү тәртибен аңлата.
Күчемсез милек объектына хокук күчү, бетерелү, хокук чикләнүне дәүләт теркәве мөмкин түгелле турында гаризаны күчемсез милек объекты хуҗасы яки аның законлы вәкиле (ата-ана, опекун, попечитель) гына мөрәҗәгать итә ала. Ышаныч кәгазе буенча эшләүче зат мондый гаризаны бирә алмый!
Гариза, кагыйдә буларак, КФҮ аша билгеләнгән форма буенча бирелә. Законда билгеләнмәгән формада һәм тәртиптә тапшырылган гариза тиешле язуны күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрына (ЕГРН) кертү өчен нигез була алмый.
Шәхси катнашудан башка теркәү мөмкинлеге булмау турында язма кертелгәч, тиешле хәбәрнамә әзерләнә, ул гариза бирүче - күчемсез милек объекты милекчесенә түбәндәге ысулларның берсе белән җибәрелә:
- Росреестрның рәсми сайтында урнаштырылган электрон документка сылтама юллап, гаризада күрсәтелгән яки бердәм дәүләт реестрында булган электрон почта адресы буенча;
- гаризада күрсәтелгән яисә ЕГРНдагы (әгәр хокук иясенең электрон почтасы адресы турында белешмәләр булмаса) адрес буенча почта аша.
Күрсәтелгән хәбәрнамәләр почта аша җибәрелгәнгә (заказлы хат белән җибәрү каралмаган), аерым очракларда бу хат чит зат кулына элү куркынычы бар, шуңа Татарстан Росреестры шәхси катнашыннан башка теркәү мөмкинлеге булмау турында гариза биргәндә электрон почтаның актуаль адресын күрсәтергә киңәш итә.
ММЧ өчен контактлар
Татарстан Росреестры матбугат хезмәте
+8 843 255 25 10