Балаларга сөенеч бүләк иттеләр

2019 елның 12 августы, дүшәмбе

Менә инде өченче ел рәттән Корбан гаете көннәрендә «БлагоДарение» хәйрия фонды физик мөмкинлекләре чикле балалар, «Гаилә» приютында тәрбия алучы кызлар һәм малайлар өчен бәйрәм оештыра.

Чараны ачу тантанасында балаларга Корбан бәйрәме тарихы турында Рәсим хәзрәт Садыйков сөйләде. Изге бәйрәм белән балаларны Баулы муниципаль районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин котлады, аларга яхшы ял теләде һәм мондый җылы бәйрәм оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Баулы Регина Гатина һәм Казаннан яшь эстрада җырчысы Миләүшә Сафина дәртле җырлары белән барысының да кәефен күтәрделәр.

Бәйрәмдә катнашучыларны кызыклы һәм бай эчтәлекле программа – төрле уеннар, конкурслар, флешмоб, әвәләп ясау, асфальтта рәсем ясау көтә иде. Чараның һәр катнашучысына фонд татлы бүләкләр тапшырды.

 Чара ахырында бәйрәм кунакларын Корбан итеннән пылау белән сыйладылар.  Шулай ук бу көнне Баулының берничә аз тәэмин ителгән гаиләсенә кием-салым тапшырдылар.

 

Автор: Айгөл Идиятуллина.

 

Автор фотосы.

 

Тулырак: http://bavly-tat.ru/news/tema-dnya/radosti-i-schastya-mnogo-ne-byvaet

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International