Баулыда физкультурачылар көненең 80 еллыгын билгеләп үттеләр

2019 елның 12 августы, дүшәмбе

Спорт бәйрәмен ачу тантанасында баулыларны Баулы муниципаль районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Гузаиров, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илдар Әхмәтҗанов һәм спорт ветераны Виктор Мельников котлады.

Районның спорт өлкәсендәге алдынгы хезмәткәрләренә мактау грамоталары, рәхмәт хатлары һәм ГТОдагы казанышлар билгеләре тапшырылды.

Баулы муниципаль районы башлыгының мактау грамоталарын алдылар:

Сергей Петров - грек-рим көрәше буенча тренер,

Аршак Микаелян - футбол буенча тренер,

Виктория Алексеева – 2 нче спорт мәктәбе директорының спорт эшләре буенча урынбасары.

Фәнил Төхбәтуллин, Илдар Галимов, Юрий Евсеев, Леонид Жилин ГТО региональ иҗтимагый оешмасы рәхмәт хатына лаек булдылар.

Автор: Индира Сайфуллина.

БАВЛЫ-информ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International