Спортка мәхәббәт кечкенәдән туа

2019 елның 12 августы, дүшәмбе

Ел саен августның икенче шимбәсендә билгеләп үтелә торган физкультурачылар көне алдыннан без 2нче спорт мәктәбенең спорт эшләре буенча директор урынбасары һәм Баулы районында ГТО администраторы Виктория Алексеевада кунакта булдык.

Виктория Алексеева Баулыда, 1980 елның сентябрь аенда – Олимпиада тәмамланганнан соң туган. Әти-әнисе, бу вакыйга белән илһамланып, башта кызларын Олимпиада дип атарга теләгәннәр, әмма матур яңгырамый, дип, Олимпиадада илебез җиңүе уңаеннан Виктория дип исем кушканнар.

– Әти-әнием спорт белән бәйле иде, бабай җиңел атлетика белән шөгыльләнде, – ди Виктория.

Мәктәптә укыганда Виктория Васильевна физкультура белән актив шөгыльләнә, туризм секциясенә йөри.

– Мин беренче мәктәпне тәмамладым, – дип сөйли ул. – Бөгелмә педагогика училищесына укырга кердем. Аны тәмамлагач, Баулыга кайттым һәм бер елдан икенче мәктәпкә башлангыч сыйныфларда физкультура укытучысы булып урнаштым. Шул вакыттан бирле спорт минем тормышыма гомерлеккә керде.

Без Виктория Васильевнадан безнең районда ГТО нормативларын үтәү буенча эшнең ничек баруы белән дә кызыксындык.

- Элек Баулы районы ГТО нормативларын үтәү буенча республикада 41 урында иде. Ә 15 майга булган мәгълүматларга караганда, без 34 урынга күтәрелдек, – ди ул. – Әлбәттә, бөтен җирдәге кебек, кыенлыклар бар. Әмма әйтергә кирәк, баулылар соңгы вакытта спорт белән кызыксына башладылар, спортзалга ешрак киләләр.

Бүген Баулы районы ГТО комплексын гамәлгә кертү эшенең нәтиҗәлелеге буенча республикада алтынчы урында тора.

Виктория сүзләренә караганда, ГТО сайтында районның 5483 кешесе (16,8 процент) теркәлгән. Шуларның 1852 ГТО нормативларын үтәгән, 757 кеше билгеләр алган.

Авторы: Ләйсән Галимова.

 

Автор фотосы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International